«Лига-М» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

07.12.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан чыгып, «Лига-М» ҖЧҖ кибетендә булды.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Чара барышында түбәндәге сораулар каралды:

* кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;

* килешү рәсмиләштерү;

* товарга түләү тәртибе;

* товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;

* сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм аны карау сроклары.

Шулай ук катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында таләпләр аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International