Казан шәһәре Үзәк китапханәсендә кулланучылар өчен семинар үткәрелде

2020 елның 11 декабре, җомга

2020 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәренең Үзәк китапханәсендә чара үткәрде.

Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Катнашучылар игътибарына «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде.

Чара программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм аны куллану практикасы.

2. Кулланучыга үзе сатып алган товарлар /эшләр/ хезмәтләр турында мәгълүмат бирү.

3. Кулланучыларга товар сату.

4. Кулланучыларга эшләр башкару /хезмәтләр/ күрсәтү тәртибе.

5. Дистанцион юл белән товарлар сату үрнәкләре буенча

6. РФ Хөкүмәте карарлары:

- Кулланучының ремонт яисә алыштыру чорында шундый ук товарны аңа түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган товарлар Исемлеге;

- Товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучыларның аларны алыштыру турында таләпләре канәгатьләндерелергә тиешле техник яктан катлаулы товарлар Исемлеге;

- Кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар Исемлеге.

Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, катнашучыларга кулланучыларга үз-үзеңне тоту һәм хезмәт күрсәтү Кагыйдәләре турында төп мәгълүмат җиткерелде.

Әлеге чаралар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен традициягә әйләнде һәм Казан шәһәрендә, шулай ук ведомство карамагындагы муниципаль районнарда яшәүчеләрнең кулланучылар грамоталылыгын арттыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International