Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренә Олы Әтнә авылындагы «Затлы» сәүдә үзәгендә кизү тору барышында гражданнардан сорау керде. Кулланучы Г.га бирелгән җавап күпләрне кызыксындырырга мөмкин.
Мәсьәләнең эчтәлеге:
- Кышкы аяк киемемне ремонтка тапшырдым, молниясен алыштырырга. Мастер эше башкарылган, тик шул ук вакытта ул итек тиресен күренеп торган урында ук бозган. Минем кулымда квитанция генә бар, аяк киеме бозылган өчен компенсация алырга мөмкинме?
Бу хәл «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 35 статьясы нигезендә җайга салына. Законның әлеге нормасы нигезендә кулланучыга (зыянны бетерү мөмкин булмаса) зыян күргән яки югалткан очракта башкаручы 3 көнлек срокта аны шундый ук сыйфаттагы бер төрле материал белән алмаштырырга тиеш. Ә алыштыру мөмкин булмаган очракта, югалган яки зыян күргән әйбернең икеләтә бәясен түләргә, шулай ук кулланучы тарафыннан тотылган чыгымнарны капларга тиеш.
Мондый хәлгә юлыккан кулланучы гамәлләре алгоритмын карап үтик. Барыннан да элек, әйберне ремонтка тапшырганда, сез үз әйберегезне нинди халәттә тапшыруыгыз турында язылган документ алырга кирәк. Бу, һичшиксез, чек кына булырга тиеш дигән сүз түгел. Иң мөһиме, анда оешма исеме яки эш башкаручы эшмәкәрнең исеме, заказчы фамилиясе күрсәтелсен, шулай ук эш башкаручының имзасы һәм мөһере (штамп) күрсәтелсен. Кагыйдә буларак, химчистка һәм ателье хезмәткәрләре тапшырыла торган әйберләрнең бәясен күрсәтүне сорый. Шуңа күрә күп кенә кулланучылар әйбернең бәясен киметергә омтыла. Алай эшләргә кирәкми. Чөнки проблема килеп туган очракта кулланучыга квитанциядә күрсәтелгән сумма (заказны кабул иткәндә яклар тарафыннан килештерелгән) түләнәчәк. Квитанциядә әйбернең тасвирламасы җентекләп күрсәтелергә тиеш. Мәсәлән, «итекләр, ак, хатын-кызлар аяк киеме, кышкы» язуын дөрес дип санарга мөмкин түгел, чөнки остаханәдә өч-дүрт пар аяк киеме мондый тасвирламага эләгергә мөмкин. Моннан тыш, квитанциядә кулланучының нигезсез дәгъвалары тумасын, ә остаханәдә сыйфатсыз эш өчен җаваплылыктан качарга кызыксынуы булмасын өчен, барлык җитешсезлекләр дә җентекләп күрсәтелергә тиеш.
Кулланучы, бу очракта, эшләнгән әйбердә җитешсезлекләрне ачыклаганда түбәндәгеләргә хаклы:
1) үз аяк киеменнән баш тартырга;
2) аяк киемен алырга һәм квитанциядә аның бозылган булуын күрсәтергә.
Теләсә кайсы очракта да эшне кабул итеп алганчыга кадәр эш башкарылу турында актка (квитанцияләр яки башка кәгазь) кул куймагыз. Әгәр эш судка кадәр барып җитсә, шартлар сезгә каршы булачак. Әмма, үз аяк киемегезне остаханәдән аласызмы яки юкмы, остаханәгә дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.