Яңа ел алдыннан ветераннар белән очрашу булды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашу яңа ел алдыннан, «Законны бергәләп өйрәнү күңеллерәк» дигән девиз астында оештырылды.

Өлкән кешеләр өчен үткәрелә торган лекцияләр һәм семинарлар, «консультация өстәлләре» аларга иртәгәсе көнгә ышанычлы булырга, кулланучылар буларак аларның хокукларын бозуга бәйле проблемаларны хәл итә белергә мөмкинлек бирә.

Белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләрен, «техник яктан катлаулы товарлар Исемлеген раслау турында» 10 ноябрь, 2011 ел, № 924 РФ Хөкүмәте карарын аңлаттылар.

Ял итүчеләргә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен аңлатуга аерым игътибар юнәлтелде. Яңа ел, кулланучылар бүләкләр сатып алуда актив катнашып, үзләре дә бүләкләр алу вакыты. Сату кагыйдәләрен белү, алыштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш булмаган товарлар исемлеген белү - бәйрәм кәефен бозмаска ярдәм итәчәк.

Ял итүчеләр белән түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар:

- сыйфатсыз товар сатып алганда кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү сроклары;

- кулланучы сатып алынган товарның сыйфаты буенча кайсы вакыт эчендә мөрәҗәгать итә ала?

- экспертизаны кем үткәрергә тиеш?

- дару препаратлары кире кайтарылырга һәм алмашырга тиешме?

Очрашу ахырында чарада катнашучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газеталары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар өләшенде.

«Кайнар линия» телефоны эше белән дә таныштырдылар: 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International