Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Кызыл помада» кибете эшкуарлары белән очрашу үткәрү өчен чакырылган иде. Кибет төрле товарлар: хатын-кызлар киеме, аяк киеме, аксессуарлар, сумкалар һәм бижутерия сату буенча махсуслашкан. Очрашу барышында кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.

Шәхси эшмәкәрләр еш кына Закон маддәләрен дөрес аңлатмый, бу сатып алучыларны ялгыш юлга кертеп җибәрә. Мисалларда, аңлаешлы формада түбәндәге төшенчәләр аңлатылды::

- «тиешле сыйфатлы товар» - ул сатып алганнан соң 14 көн эчендә, товарның эксплуатациядә булмаган очракта, алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга мөмкин;

- «сыйфатсыз товар» - производство характерындагы төзек булмаган товар, кулланучы акчаны алыштыру яки кире кайтаруны таләп итү хокукына ия;

- бәйсез экспертиза үткәрү тәртибе,

- товарга гарантия срогы (2 ел) билгеләнмәгән очракта сатып алучы тарафыннан таләпләр кую сроклары һәм башка күп кенә сораулар каралды.

Мондый очрашуларның максаты: эшмәкәрләрнең һәм кулланучыларның хокукый белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру.

Чарада катнашучыларның барысы да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан бастырып чыгарылган кулланучылар хокукларын яклау турында файдалы мәгълүмат белән буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International