Укучылар тормыш өчен файдалы белем алдылар

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Кулланучылар белемен арттыру максатыннан, 2021 елның 12 гыйнварында Әтнә районы Олы Мәнгәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый дәрес үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы маддәләрен практик яктан куллану турында сөйләде. Кулланучының төп хокуклары, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, кулланучылар хокукларын бозу очрагында претензия бирү тәртибе, шулай ук бозылган хокукларны яклау өчен ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында мәгълүмат җиткерелде. Кулланучылар хокукларын бозганда һәм аларны хәл итү ысуллары белән гражданнардан иң еш килә торган мөрәҗәгатьләрнең мисаллары китерелде. Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде.

Чара ахырында кулланучылар өчен мәгълүмат тупланган брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International