Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина гражданнарны кабул итү өчен Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә булды. Кабул итү турында халыкка мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителде. Белгечләр белән очрашуга аяк киеме, кәрәзле телефон, суыткыч сыйфаты, җитешсезлекләре булган тәрәзә конструкцияләрен урнаштыру буенча хезмәт күрсәтү турында төрле сораулар белән 11 кеше килде. Мөрәҗәгать итүчеләргә һәр конкрет ситуациядә якларның хокуклары һәм бурычлары һәм гамәлдәге законнар, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-сайты һәм «Халык контроле» ТР ДМС системасы булуы турында искәртелде.

Шулай ук гражданнарга 2021 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карары үз көченә кергән товарларны ваклап сатуның яңа кагыйдәләре турында мәгълүмат бирелде. Ул «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турындагы таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфаттагы, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары белән расланган кагыйдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International