«Верный» кибете хезмәткәрләре өчен семинар оештырылды

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре 2021 елның 18 гыйнварында Усадта Дорожная ур., 4 адресы буенча урнашкан « Изге Иоанн Воин Союзы» ҖЧҖнең «Верный» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар белемен арттыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Семинар барышында катнашучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукцияне сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Катнашучылар Россия Федерациясе Гражданнар кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, «Мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 2009 елның 1 декабрендәге 982 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарының һәм ярашлылык турында Декларация кабул итү формасында раслана торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон нормаларының төп нигезләмәләре, «Этил спиртын җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында» гы Закон нормалары һәм башка мәсьәләләр каралды.

Законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, алкогольле продукция белән эшләүгә аерым игътибар бирелде, шул исәптән БДАМСта тиешенчә исәпкә алу өлешендә дә. Семинар кысаларында Россия Федерациясе законнарын еш очрый торган бозылулары һәм конфликтлы хәлләрне җайга салу ысуллары каралды.

Кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү культурасы мәсьәләләре дә актуаль булып тора.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында, товрлар турында кирәкле мәгълүмат булу-булмавы буенча таләпләр аңлатылды.

Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.

Семинар коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы белән бәйле барлык гамәлдәге кисәтүләрне исәпкә алып үткәрелде һәм хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International