Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Түбән Кама шәһәренең 5 нче урта мәктәбе укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләре буенча дәрес үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар укучылар игътибарына практик яктан тәкъдим ителде. Укучылар төрле очракларда кулланучы кем икән, теге яки бу очрак кулланучылар хокукларын яклауны регламентлаучы законга туры киләме, килеп туган хәлдән ничек чыгарга мөмкин икәнлеген тормыштан алынган мисаллар буенча белде. Укучылар тәкъдим ителгән тема белән кызыксындылар һәм практик мәсьәләләр турында җанлы фикер алыштылар.
Мисалларның берсе аеруча көчле фикер алышу тудырды: кулланучы чит илдә җитештерелгән кер юу машинасы сатып ала. Инструкциядә машинаның ун программасының дүртесе генә тасвирланган. Кер юу машинасын урнаштыручылар да, сервис үзәге хезмәткәрләре дә кайбер программаларның ничек эшләвен аңлата алмый. Кибеттә җитештерүче мәгълүматны рус телендә бирде, дип белдерәләр, ә өстәмә мәгълүматны кибет бирергә тиеш түгел, чөнки аны өстәмә акча хисабына эшли. Кибет хаклымы? Укучылар килеп туган хәлдән чыгуның берничә вариантын тәкъдим иттеләр. Белгеч «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 статьясына аңлатма бирде: җитештерүче (башкаручы, сатучы) кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәтләр) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында тапшырырга тиеш. «Кирәкле мәгълүмат» төшенчәсенә тулы аңлатма кертелә. Бу очракта җитештерүче товар турында тулы мәгълүмат бирмәгән, шуңа күрә бу бурыч сатучыга йөкләнә.
Укучылар шулай ук алкоголь базары өлкәсенә кагылышлы берничә сорау бирделәр. Балаларны срогы чыккан алкогольне утильләштерү, спиртлы продукцияне легаль булмаган төстә сату, шулай ук балигъ булмаганнарга алкогольле продукция саткан өчен штраф санкцияләре темасы кызыксындырды. Белгеч куелган сорауларга компетентлы җаваплар бирде. Алкоголь эчемлекләрен куллануга тискәре караш формалаштыру максатыннан чыгып, яшүсмерләр тарафыннан алкоголь куллану үсеп килүче организмга начар тәэсир итә, акыл сәләтләренең кимүенә, шәхеснең деградациясенә китерә, дип билгеләп үтелде.
Мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар хокуклары темасына төрле буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасының номерлары тапшырылды.