Мөрәҗәгать итүчегә ярдәм күрсәтелгән

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казан территориаль органы белгечләрнең гражданнарның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча телефон аша, кабул итүләрдә консультацияләр үткәрү, шулай ук гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү мөмкинлеге турында искә төшерә.

Сыйфатсыз урнаштырылган балкон ишекләре, тәрәзәләр, нинди дә булса дефектлы суыткыч сатып алынган очракта, кулланучыга килеп җитмәгән товарны сатып алу – болар барысы да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренең эш предметы була ала. Бу өлкәдә төп юнәлеш - мөмкин булган тәртип бозуларны кисәтү, ә аларны ачыклау очрагында - ирекле тәртиптә (судка кадәр) бетерү.

Еш кына сатып алучылар безгә сатып алынган товарны алыштыру яки кире кайтару буенча дәгъваларының үтәлмәве турында мөрәҗәгать итә.

Мисал өчен, гражданин А. Казан шәһәренең сәүдә нокталарының берсендә смартфон сатып алган, ул өенә кайткач та «эшләүдән туктый», җитешсезлек шактый булган. Акчаны кире кайтару таләбен сатучы телефонда механик зыян эзләре табылуы белән кре кага. Сатучы тарафыннан гарантия ремонты ясалган, ә акчаны кире кайтарудан элеккечә баш тарткан. Кулланучыга сыйфат тикшерүен үткәрүне раслаучы документлар тапшырылмаган.

Кулланучы әлеге нәтиҗәләр белән килешми. Казан территориаль органы белгече ярдәме белән икенче язма дәгъва төзелде. Анда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 18, 19 статьялары нигезендә, товарда җитешсезлекләр ачыкланса, кулланучы, үз теләге белән, сатып-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы дип язылган. Товарда җитешсезлекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта, сатучы, кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен, законда билгеләнгән срокта, үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш.

Законның 22 статьясы нигезендә, кулланучының акчаны кире кайтару турындагы таләбе сатучы тарафыннан аны күрсәткән көннән соң ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Күрсәтелгән срокны бозган өчен сатучы кулланучыга товар бәясенең бер проценты күләмендә срогы чыккан һәр көн өчен неустойка (пеня) түли (законның 23 статьясы).

Кулланучы мәсьәләсе уңай хәл ителде, гражданин А.га түләнгән акча кире кайтарылды.

Үз хокукларын якларга җыенган барлык кешеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына (Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 94 йорт, тел.: 277-94-96) чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International