Сыйфатлы җиһазларны кире кайтару һәм алыштыру

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кулланучы шкаф-купе өчен түләнгән акчаны кире кайтаруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Хәл түбәндәгечә: кулланучы 39900 сумлык мебель, аерым алганда «Турин» моделе шкафын сатып алу өчен килешү төзегән. Шкаф куелачак бүлмәне кабат үлчәгәннән соң, аның күләме буенча туры килмәве ачыкланган. Фатирның интерьерына яңа җиһаз туры килми, дип кәефем төште, ди кулланучы. Кулланучы сатып алынган җиһазны кире кайтарырга маташса да, аның таләбе сатучы тарафыннан кире кагылган. Эшмәкәр РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 Карарына сылтама ясый, ә атап әйткәндә: көнкүреш җиһазларына, күләме, фасоны яки төсе буенча туры килмәсә, товарны кире кайтару яки алыштыру турында кулланучының таләбе канәгатьләндерелми.

Эшмәкәрләр һәм оешмаларның законны дөрес аңламавы һәм дөрес үтәмәве, нәтиҗәсендә кулланучылар хокукларын бозу очраклары еш күренеш.

Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату максатыннан, профилактик чара үткәрү өчен, сәүдә ноктасына барып кайттылар. Эшмәкәр һәм сәүдә нокталарында сатучылар игътибарына «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 32300-1 РФ Законының төп нигезләмәләре җиткерелде. РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Ул – башка күләмдәге, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектлау буенча туры килмәгән, кире кайтарылырга яисә алыштырылырга тиеш булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар Исемлеге.

Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә эшмәкәр кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү турында карар кабул итте, чөнки шкаф-купе – көнкүреш җиһазы, гарнитур һәм җиһаз комплекты түгел, ә аерым бер товар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International