Кулланучыга претензия төзүдә ярдәм күрсәтелде һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар аңлатылды

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына бер хатын-кыз индивидуаль эшкуарның йокы гарнитурын ясау һәм китерүгә шартнамә үтәү өлешендә гамәлләре, дөресрәге, башкармаган гамәлләре турында шикаять белән мөрәҗәгать итте. Килешү узган елның ноябрь аенда ук төзелгән булган, килешүне үтәү срогы кырык ике эш көне тәшкил итә. Кулланучы гарнитурга түләү буенча үз йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәгән. Җиһазлар үз вакытында кайтарылган, әмма хәзерге вакытка кадәр гарнитурны җыю, кайбер өлешләре булмау сәбәпле, мөмкин түгел. Билгеле булганча, кулланучы сатучыга җитмәгән детальләрне китереп  җиткерү таләбе белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, тик мәсьәлә хәл ителмәгән – сатучы төрле сәбәпләр табып, вакытны суза.

Территориаль орган белгечләре сатып алучыга эшләр башкаруга яки хезмәтләр күрсәтүгә шартнамә төзегәндә аның хокукларын һәм эшне башкарганда яки хезмәт күрсәткәндә башкаручының срокларын бозу нәтиҗәләрен аңлаттылар. Бу очракта кулланучы үз теләге белән башкаручыга яңа срок билгеләргә, эшне башкаруны өченче затларга йөкләргә, яисә аны үз көчләре белән башкарырга, башкаручыдан тотылган чыгымнарны каплауны таләп итәргә, эш башкарган өчен бәяне киметүне таләп итәргә, килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы. Кулланучы шулай ук эшләрне башкару срокларын бозуга бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Моннан тыш, эшләрне башкаруның билгеләнгән сроклары бозылган очракта, башкаручы, срогы чыккан һәр көн өчен кулланучыга эш башкару бәясенең өч проценты күләмендә неустойка (пеня) түли, ә бәясе билгеләнмәгән очракта, заказның гомуми бәясеннән чыгып билгеләнә.

Әмма сатучы, кулланучы таләбенә карата мөнәсәбәте буенча фикер йөрткәндә, күрәсең, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар белән таныш түгел һәм кулланучы таләпләрен ирекле рәвештә үтәүдән баш тарту мөмкин дип саный.

Кулланучыга претензия проектын төзүдә ярдәм күрсәтелде һәм аны башкаручыга җибәрү тәртибе аңлатылды. Билгеләнгән срокта кулланучы таләпләрен үтәмәгән очракта, территориаль орган хезмәткәрләре кулланучыга килешүне өзү, неустойка һәм мораль зыян өчен түләү таләбе белән судка дәгъва гаризасы проектын төзүдә ярдәм күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү буенча ирекле тәртиптә үтәмәгән өчен суд җитештерүчедән кулланучы файдасына суд тарафыннан бирелгән сумманың илле проценты күләмендә штраф түләттерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International