Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары каралды

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

2011 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Эдельвейс» СК АҖ кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Шулай ук сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешманың тиешле элмә такталары булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә сатып алучының дәгъваларын карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр иттеләр.

Чара барышында катнашучылар бирелгән сорауларга җаваплар алдылар.

Барлык катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International