Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүчеләргә законнардагы үзгәрешләр турында аңлаттылар

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен арттыру һәм халыкка мәгълүмат бирү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрелде.

Чаралар барышында «Олимп» кибетендә һәм «КФҮ» ДБУдә кулланучылар өчен консультация өстәлләре, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре һәм «Олимп» кибете сатучылары өчен семинар-укулар, «Алып Хан» сәүдә йортында дежур тору, Базарлы Матак авылы пенсионерлары һәм инвалидлары өчен лекция-әңгәмә оештырылды. Моннан тыш, бүлек белгечләре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Каргалы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнда тугызынчы сыйныф укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештыруда катнаштылар.

Чаралар үткәрү барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары юкка чыгуга бәйле үзгәрешләр аңлатылды, шулай ук «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы каралды.

Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга «Вестник потребителя Татарстана » газетасы һәм буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International