2021 елның 18 гыйнварында Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү оштырылды. Әлеге чарада Арча муниципаль районының Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин һәм җирле үзидарә белгечләре катнашты.
Кабул итүгә килгән халыкны сатып алынган товарларның сыйфаты, кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар турында; товарның чегы булмаса кире кайтарып булу-булмау, товарны кире кайтару сроклары турында һ. б. сораулар кызыксындырды.
Чараның төп өлешеннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында алар бер-бер артлы үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Тыңлаучыларга мисал рәвешендә төрле конфликтлы ситуацияләр китерелде. Сәүдәнең яңа кагыйдәләрен кертү турында мәгълүмат җиткерелде.
Чараның һәр катнашучысына кулланучылар белемен арттыру максатында, кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат һәм бүлек реквизитлары булган буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.