Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» Подпрограммасын үтәү кысаларында, 2021 елның 26 гыйнварында «Кулланучылар хокукларын яклау» буенча хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы семинарны үткәрде.
Чара барышында хезмәткәрләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга максималь төгәл аңлатмалар бирделәр, шулай ук законнардагы үзгәрешләр, аерым алганда, 2020 елның 31 декабрендәге РФ хөкүмәтенең гамәлдәге карары үз көченә керүе турында хуҗалык итүче субъект вәкилләренә җиткерделәр. «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган башка товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфаттагы, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары белән расланган.
Кулланучының аерым таләпләрен үтәү сроклары, претензияләр һәм шикаятьләрне карау сроклары да читләтеп үтелмәде.
Кулланучыларга хезмәт күрсәткәндә битлек режимын үтәү кирәклеге турында тагын бер искәртү булды – хәзерге вакытта әлеге кагыйдәләр саклана, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары гамәлдә, димәк, Татарстан Республикасының барлык гражданнары әлеге норматив-хокукый актны үтәргә тиеш.
Очрашу ахырында кулланучылар һәм сатучылар эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге вәкилләре белән «сорау-җавап» оештырдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шуннан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының контакт белешмәләре булган басма продукция таратылды.