Өлкән яшьтәге кешеләрнең күпчелеге өчен хезмәт эшчәнлеген туктату - тормыштагы үзгәрешләргә, еш кына депрессиягә китерә. Кешенең пенсиядә күп буш вакыты барлыкка килә һәм бу факт аны борчый башлый, чөнки ул үз тормышын ничек оештырырга кирәклеген аңламый. Менә шундый очракларда өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәвалау-профилактика учреждениеләре ярдәмгә килә. Яр Чаллы шәһәрендә алар икәү: МАУ «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» һәм «Изгелек»тернәкләндерү үзәге». Биредә Яр Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Минзәлә, Алабуга, Менделеевск районнарында яшәүчеләр ял итә. Әлеге учреждениеләр коллективы ял итүчеләргә игътибар күрсәтә, күңел төшенкелеге барлыкка килергә мөмкинлек бирми. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы 15 ел дәвамында әлеге оешмаларда ял итүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Биредә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чаралар үткәрелә. Белгечләр айга ике тапкыр (ял итүчеләр һәр 15 көн саен алышына) өлкәннәр өчен лекцияләр, семинарлар, викториналар үткәрә, бәйрәм чаралары (өлкәннәр көне, Җиңү көне) үткәрүдә катнашалар.
Өлкән яшьтәге кешеләр тормышында кулланучылар белеме зур роль уйный. Мондый очрашулар нәтиҗәсендә өлкәннәрнең үзләренә ышанычы арта, ә дәүләт органнары тарафыннан ярдәм һәм кайгыртучанлык күрсәтү аларга тормыш мәгънәсе бирә.
Үткәрелә торган чараларда белгечләр катнашучыларны мәгълүмат алу хокукы, тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү хокукы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең тиешле сыйфатта башкарылуы, китерелгән зыянны каплау хокукы кебек төп хокуклары белән таныштыралар. Көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ни рәвешле яклануын аңлаталар, һәр хәл индивидуаль тәртиптә карала, белгечләр тарафыннан мәсьәләне урында хәл итү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә. Кирәк булганда претензия хатлары проектларын төзүдә ярдәм күрсәтелә.
Чара ахырында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы тематикалы буклетлар таратыла.