Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы гражданнар өчен дә, эшмәкәрләр өчен дә товарлар сату кагыйдәләрен, санитар һәм куллану законнары нормаларын өйрәнү һәм үтәү мәсьәләләре буенча аңлату һәм мәгълүмати эш алып бара.
Чирмешән муниципаль районы белгече тарафыннан җиһаз салоны вәкилләре белән очрашу үткәрелде, анда кулланучылар базары мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Әлеге бүлектә җиһазлардан тыш люстралар да сатыла. Кибет хезмәткәрләренә кулланучылар хокуклары турында, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасын күтәрү турында сөйләделәр, бу бик мөһим, чөнки һәр кеше, үз карашларына һәм ихтыяҗларына карап, теге яки бу товарларны кайсы кибеттән сатып алуны хәл итә. Кулланучы фикере берничә фактордан тора: хезмәт күрсәтү сыйфаты, продукциянең югары сыйфаты, тәкъдим ителгән товарларның ассортименты.
Чара барышында территориаль орган белгече сыйфатсыз товарлар сатып алганда, кулланучылар ягыннан дәгъвалар килеп туган очракта эшмәкәрләрнең гамәлләр алгоритмын тикшерде, шулай ук сатучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Сатып алучылар да үз сорауларын бирә һәм кулланучылар законнары өлкәсендә белемнәрен киңәйтә алды.
Чарада катнашучыларның барысына да «Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон» дигән мәгълүмат материалы, белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.