Кибет хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Сатучыларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Казан шәһәрендә урнашкан «Августина» кибетендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законын һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен белү мәсьәләләре буенча чираттагы семинар үткәрде.

Россия Федерациясе законнарын бозуның еш очрый торган очраклары һәм конфликтлы ситуацияләрне җайга салу ысуллары каралды.

Шулай ук катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу,  кулланучыга түләнгән товар өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр иттеләр.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International