Өлкән яшьтәге кулланучыларны яклау максатыннан

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Түбән Камада «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» кулланучылар хокукларын аңлату буенча чираттагы очрашуны үткәрде. Әлеге учреждениедә ял итүчеләр - өлкән яшьтәге кешеләр, димәк, алар аеруча кайгыртуга, игътибар һәм яклауга мохтаҗ.

Лекцияне монда һәрвакыт зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлыйлар, сатучы белән күңелсез хәл килеп чыкканда үз-үзеңне тотуның гади кагыйдәләрен үзләштерергә омтылалар.

Мошенниклык мәсьәләсе буенча тыңлаучылар тарафыннан борчылулар күп булды. Әйтик, алар йортлар буенча йөреп, үзләрен дәүләт (муниципаль) органы яки оешма хезмәткәрләре дип таныштырып, ниндидер документлар имзаларга сораулары турында уртаклаштылар. Яки сәламәтлек торышына йогынты ясарга сәләтле һәм шуңа бәйле рәвештә аларны бетерү өчен тиз арада килешү төзергә кирәклеге турында сөйлиләр. Нәтиҗәдә, килешү буенча  югары сумма сорыйлар. Кайбер гражданнар ышаналар, һәм алданган булып калалар.

Хезмәткәрләр йортлар буенча дәүләт структуралары вәкилләренең йөрмәүләрен һәм консультацияләр үткәрмәвен, нинди дә булса документларга кул кую өчен мөрәҗәгать иткән очракта баш тартырга кирәклеген җентекләп аңлаттылар: «Әгәр сезнең йортка кеше килгән һәм дәүләт оешмасы хезмәткәре дип таныштырган икән, аның фотосурәте, фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм вазыйфасы язылган тиешле хезмәт таныклыгын таләп итәргә кирәк». Шулай ук тыңлаучыларга кредитка кыйммәтле товарлар сатып алу ниятен төпләп уйларга киңәш иттеләр, чөнки өлкән яшьтәге түбәнкамалылар еш кына гастролер сатучыларның корбаны булалар.

Түбән Кама территориаль органы белгечләре, сораулар килеп туган очракта мөрәҗәгать итү өчен үзләренең координаталарын калдырдылар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ведомствосының вәкаләтләре турында кыскача мәгълүмат бирделәр. Барлык дәүләт структуралары хезмәтләре түләүсез күрсәтелә дигән мәҗбүри мәгълүмат җиткерелде.

Чарада катнашучыларның барысына да мәгълүмати материаллар: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, алдагы консультацияләр өчен контактлар белән мәгълүмати буклетлар, шулай ук «Вестник потребителя Татарстана» газетасының номеры өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International