Әтнә районы КФҮндә кулланучылар хокукларын һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча консультация үткәрелде

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан ТР Әтнә муниципаль районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә консультация үткәрелде.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләр кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законнар нигезендә тулы аңлатмалар алдылар. Сораулар төрле иде: товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты, алдан түләнгән товарларны китерү сроклары, кредитларны түләү турында һ. б.

Пенсионер А. кышкы итекләр сатып алуы турында сөйләде. Кибеттә сатып алыр алдыннан бик озак сайлый, киеп карый, «размерын билгели алмадым», ди. Сатучы, әгәр аяк киеме үлчәме буенча туры килми икән, аны алыштырырга мөмкин булачаклыгын әйтә. Кулланучы аяк киемен киеп урамга чыккач, алар аңа йөргәндә уңайсызлыклар китерүен аңлый. Аларны кибеткә кире алып килә, тик аяк киемен кабул итмиләр. Сатучы хокуклымы?

Белгеч шәрехләре:

- Кызганычка каршы, яңа аяк киемен киеп урамга чыксагыз, ул үзенең товар кыяфәтен югалта, сез аны алыштыруны таләп итә алмыйсыз. Формасы, фасоны, төсе, күләме, габариты яки комплектациясе буенча туры килмәгән азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны сатучыдан, товар кулланылмаган очракта гына, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган очракта гына алыштырып була.

КФҮгә килүчеләр түбәндәге сорау белән кызыксындылар: «Фатирда ремонттан соң җиһазларны алыштырырга булдык. Салонда күләме буенча туры килгән диванны сайлап алдык, сату-алу килешүен төзедек, акчасын түләдек һәм аны өч көннән соң китерү турында килешендек. Билгеләнгән вакытка диванны алып килмәделәр, аны башка сатып алучыга сатып җибәргәннәр, ә безгә ике атнадан соң башканы китерәчәкләр, дип белдерделәр. Без шул кадәр вакыт көтәргә риза түгел. Кулланучы буларак, безнең хокуклары нинди?»

Белгеч шәрехләре:

- Әгәр сатучы товарны сату-алу килешүендә билгеләнгән срокта тапшырмаса, сез үз теләгегез белән товарны китерүнең яңа вакытын билгеләргә яки алдан түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта сатучы товарны тапшыру вакытын бозган өчен, срогы чыккан һәр көн өчен товарга алдан түләнгән суммасының яртысы күләмендә неустойка түләргә тиеш.

Чара дәвамында кулланучыларга төрле хезмәтләр турында мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International