Кулланучылар белемен арттыру максатларында

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын гамәлгә ашыруга багышланган чаралар кысаларында «Уңыш» базары территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар һәм сатучыларга товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда, шул исәптән дистанцион ысул белән, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.

Консультация пункты эше вакытында гражданнар түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:

• бакча инвентарындагы җитешсезлек ачыкланган очракта нишләргә?

• күләме буенча килмәгән азык-төлек булмаган товарны ничек алыштырырга?

* уйлап бетермичә сатып алынган азык-төлек товарлары өчен акчаны кире кайтарып буламы?

* товарлар сатып алганда мәҗбүри һәм кирәкле мәгълүмат бирү тәртибе нинди һ. б.

Сатып алучылар еш кына, күләме, фасоны, төсе буенча туры килмәгән товарны алыштыру яки кире кайтару өчен, сатучыга әйләнеп кайта. Эшмәкәрләр һәм сатучылар бу хәлгә төрлечә карыйлар. Кулланучы таләбеннән законсыз баш тарту очракларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының 25 статьясы нигезләмәләрен аңлатырга туры килә. Кулланучы ундүрт көн дәвамында азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме, яки комплектациясе буенча туры килмәгән очракта, аны  шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы. Шул ук вакытта товар эксплуатациядә булырга тиеш түгел, товар төре, куллану сыйфаты, фабрика биркалары һәм ярлыклары сакланган булу мәҗбүри.

Сатып алучының мөрәҗәгать иткән вакытка сатучыда кирәкле товар булмаса, акчасын өч көн эчендә кире кайтару мәсьәләсе хәл ителә.

Кулланучылар хокукларын яклау законының гамәлдә булу өлкәсеннән тыш, гамәлдәге законнардагы үзгәрешләр, шул исәптән катнашучыларга Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат та җиткерелде.

Барлык сораулар буенча да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече аңлатмалар бирде.

Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.

Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International