Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан азык-төлек товарлары, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен сату өлкәсендә үз эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәр А.А. Фәррахов өчен чара оештырылды.
Әлеге чаралар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими үткәрелә һәм, беренче чиратта, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән.
Чара барышында сәүдә предприятиесе хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары аңлатылды, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары үз көчен югалтуга бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар өлкәсендәге үзгәрешләр каралды. Кулланучының товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шундый ук товарны бушлай бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген, шулай ук алмашырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген җентекләп карадылар.
Азык-төлек товарларына яраклылык срокларын үтәүгә игътибар бирелде, куллану вакыты тәмамлангач, товарны киштәдән алып куярга кирәк.
Эшмәкәр эшчәнлегенең юнәлешенә бәйле рәвештә, тәкъдим ителгән сыра һәм сыра эчемлекләре ассортиментына мониторинг үткәрелде, чөнки әлеге сәүдә объектында сатып алучыларга сыраны ваклап сату тәкъдим ителә – Татарстан Республикасы территориясендә сыра кегларын маркировкалау буенча эксперимент үткәрү турында мәгълүмат җиткерелде.
Кулланучының аерым таләпләрен карау сроклары, претензияләр һәм шикаятьләрне карау сроклары да читләтеп үтелмәде.
Тагын бер мөһим момент - кулланучыларга хезмәт күрсәткәндә битлек режимын үтәү зарурлыгы турында искәртү - хәзерге вакытта әлеге кагыйдәләр саклана, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары гамәлдә, димәк, Татарстан Республикасының барлык гражданнары әлеге норматив-хокукый актны үтәргә тиеш.