Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә граждан мөрәҗәгать итте: ул 1,5 ел элек сатып алынган системалы блокны ремонтка тапшырган, анда USB кушымтасын алыштырырга кирәк булган. Товарга гарантия срогы тәмамланган булганга күрә, кулланучы әлеге хезмәт өчен сервис үзәгенә үз акчасын түли. Товарны ремонттан алганнан соң, ул берничә секунд вакыт үткәч үзеннән-үзе сүнә башлый. Остаханәдә исә аның артык иске булуын дәлилләргә тырышалар һәм аны 1500 сум күләмендә компенсация белән үзләренә алырга тәкъдим итәләр. Әмма кулланучы ремонт технологияне бозып башкарылган, шуңа күрә материнская плата сафтан чыккан, дип фаразлый. Товарны эксплуатацияләү вакытында аның эшенә карата дәгъвалар булмаган, кимчелекләр нәкъ менә ремонттан соң барлыкка килгән. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре кулланучыга претензия төзүдә ярдәм күрсәтте. Товарга үткәрелгән экспертиза күрсәткәнчә, системалы блокның ремонт вакытында зыян күрүе ачыкланды. Нәтиҗәдә, кулланучыга зыян күргән товар өчен закон нигезендә акчаны кире кайтарганнар.
Исегезгә төшерәбез: ремонт өчен кулланучыдан ниндидер әйбер алган башкаручы әлеге товарның сакланышы һәм аны дөрес куллануы өчен җаваплы. Кулланучыдан кабул ителгән әйберләр зыян күргән очракта, башкаручы аңа китерелгән зыянны капларга тиеш. Кулланучыга экспертиза үткәрүне таләп итәргә кирәк (аны башкаручы түләргә тиеш). Әгәр һәр нәрсәдә квалификациясез ремонтның гаепле булуы исбатланса, җаваплылык остаханәгә кагылачак һәм ремонт башкаручы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 35 статьясы нигезендә, кулланучыга өч көн эчендә яңа шундый ук товар бирергә яки аның бәясен икеләтә күләмдә түләргә тиеш.