Җитди кимчелекле товар буенча претензия төзелде

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка А. сатучы гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте: ул кулланучы таләпләрен үтәүдән баш тарткан. 2020 елның мартында гражданка кибеттән 6700 сумлык электр су җылыткычы сатып алган. Товарга гарантия срогы 12 ай тәшкил итә. Әмма эксплуатация вакытында товарда бер үк җитешсезлек берничә тапкыр кабатлана. Товарда җитешсезлекне бетергәннән соң, кабат ватылу сәбәпле, сатып алучы товарны яңасына алыштыруны таләп итә. Әмма сатучы, бу товарның техник яктан катлаулы булуын һәм бары тик гарантия ремонты гына мөмкин булуын сәбәп итеп, товарны алмаштырудан баш тарта.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының 18 статьясына (алга таба – Закон) һәм 10.11.2011 ел, № 924 «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына нигезләнеп аңлатма бирелде.

Электр су җылыткычлары техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә һәм сатып алганнан соң унбиш көн вакыт узгач, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы аннан түбәндәге очракларның берсендә баш тартырга хокуклы:

- җитешсезлекне ачыклау;

- җитешсезлекләрне бетерү срокларын бозу (45 көннән дә артык түгел);

- һәр ел дәвамында гарантия срогы утыз көннән артык булган товардан, аның төрле кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә, файдалану мөмкинлеге булмау.

Товарда җитешсезлекне бетергәннән соң ул кабат ачыкланса - бу җитди җитешсезлек булып санала.

Шулай итеп, сатучының гамәлләрендә тиешле законнарны бозу билгеләре күренә. Кулланучыга претензия төзүдә ярдәм күрсәтелде һәм аны сатучыга тапшыру буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International