Теләче районы Айдар авылында гражданнарны кабул итү булды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районының Айдар авылында территориаль орган компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә куллану белемен арттыру максатыннан үткәрелде.

Очрашу барышында Айдар авылында яшәүчеләр тарафыннан бик күп сораулар бирелде, сатып алынган товарның җитешсезлекләре ачыкланган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге кызыксындырды. Бу уңайдан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 18 статьясы нигезендә аңлатма бирелде. Кулланучы, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатучы тарафыннан сөйләшелмәгән очракта, үз теләге белән түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

- шул ук маркадагы товарны алыштыруны;

- сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы шундый ук товарга алыштыруны;

- сатып алу бәясен киметүне;

- товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне яки кулланучы яисә өченче затлар тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплауны;

- сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны.

Еш кына кибеттә сатучылар сатып алучыны акчаны кире кайтаруның шундый ук товар булмаганда гына мөмкин булуына инандырырга тырыша, тик бу формулировка тиешле сыйфатлы товарларга гына кагыла. Кулланучыларның игътибарын югарыда санап үтелгән таләпләрнең берсен сайлау мөмкинлеге булуына юнәлтәсе килә. Тик, сатучы, үз чиратында, кирәк булган очракта, товарның сыйфатына тикшерү үткәрергә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International