Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Александр Кранатов К(И)ФУның 3 курс студентлары-логистлар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында законны гамәли куллану» темасына семинар үткәрде.
Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты - булачак компанияләрнең, сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү һәм ваклап сату өлкәләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең компетентлыгын арттыру.
Шулай ук кулланучыларның нигезсез дәгъваларына, кулланучылар экстремистлыгын профилактикалау алымнарына юридик яктан грамоталы бәя бирү мөмкинлеге бирә торган белем һәм күнекмәләрне алдылар.
Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды:
- сыйфатсыз товар саткан очракта кулланучы хокуклары;
– сату-алу килешүеннән баш тарту һәм аның нәтиҗәләре;
– техник яктан катлаулы товарларга карата дәгъва белдерү үзенчәлекләре;
– касса (товар) чегы булмауның, шул исәптән сыйфатсыз товарны алыштыру очракларының нәтиҗәләре;
- җитешсезлекләрнең барлыкка килүе һәм килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәсләр булган очракта экспертиза үткәрү;
- зур габаритлы товарларга карата дәгъва белдерү үзенчәлекләре (алмаштыру, ремонт һ.б.).
Практик семинар үткәрү барышында, студент-катнашучылар:
- проблемалы мәсьәләләр һәм хәлләр буенча шәхси консультацияләр;
- законнар базасы буенча гамәли тәкъдимнәр һәм башка киңәшләр;
- Кулланучылар хокукын яклау һәм РФ Гражданнар Кодексы өлкәсендә суд системасының ничек эшләвен аңлау, экспертиза һәм сыйфатны тикшерү системасы турында белем алдылар.
Чара ахырында барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре 277-94-96, 278-91-95 телефоннары буенча шалтыратулар кабул итә (Казан ш., һ. Такташ ур., 94 йорт).