Әтнә районының «Затлы» сәүдә үзәгендә чираттагы кизү тору вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте. Гражданка З. Казан шәһәренең базарында аяк киеме сатып ала, соңрак, икенче урында башка сатучыда икенче модель күрә һәм ул аңа күбрәк ошый. Кулланучы сатып алынган итекләрне кире кайтарырга һәм акчасын алырга карар кыла. Тик аның үтенеченә каршы баш тартканнар. Сорау: сатучы хаклымы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы нигезендә консультация бирелде.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 25 статьясындагы 1 пункты кулланучыга азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, күрсәтелгән товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча килмәсә, сатып алынган сатучыдан шундый ук товарга алыштыру хокукын бирә. Бары тик туры килә торган товар булмаса гына, кулланучының товар өчен акчаны кире алу хокукы барлыкка килә. Кулланучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбе товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.