2021 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, шулай ук Казан шәһәренең Идел буе районы территориясендә хезмәткәрләрнең хокукый белемен арттыруга юнәлдерелгән семинарлар сериясе үткәрде.
Семинарлар үткәрү барышында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә – директорлар, сатучылар һәм шәхси эшмәкәрләр товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар, алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп мәгълүмат җиткерелде.
Катнашучы хезмәткәрләр һәм кулланучылар Россия Федерациясе Гражданнар кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, «Мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 01.12.2009 ел, №982 Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары һәм ярашлылык турында Декларация кабул итү формасында раслана торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нормалары, «этил спирты җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нормалары белән таныштылар һәм башка мәсьәләләр каралды.
Семинар барышында законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, алкогольле продукция белән эшләүгә аерым игътибар бирелде, шул исәптән БДАМСта тиешле исәпкә алу өлешендә дә. Семинар кысаларында Россия Федерациясе законнарының еш очрый торган бозылулары һәм конфликтлы хәлләрне җайга салу ысуллары каралды.
Кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү культурасы мәсьәләләре дә актуаль булып тора.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында кирәкле мәгълүматның булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.
Агымдагы хәлләрне исәпкә алып, семинарлар гамәлдәге санитар тәкъдимнәрне исәпкә алып, яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә үткәрелде һәм хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.