Сатып алучылар арасында кулланучылар белемен арттыру максатыннан

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең бер юнәлеше булып ай саен бәяләр мониторингы үткәрү тора.

Мониторинглар үткәргәндә хезмәткәрләр бер үк вакытта сатып алучылар арасында халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен семинарлар да үткәрәләр. Кулланучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар, алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп мәгълүмат җиткерелде.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында кирәкле мәгълүматның булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.

Агымдагы хәлне исәпкә алып, яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, семинар барлык гамәлдәге тәкъдимнәрне исәпкә алып үткәрелде һәм сатып алучыларга шәхси саклану чараларын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International