Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» кысаларында «Августина» кибетендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмат белән таныштыру максатыннан чыгып, белем бирү семинары үткәрде.
Семинар барышында катнашучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукцияне сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
Шулай ук Россия Федерациясе законнарының еш очрый торган бозулары һәм конфликтлы хәлләрне җайга салу ысуллары каралды.
Сатучыларның игътибары, аеруча, сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм товарларны саклау шартларын үтәүгә бирелде.
Кибет сатучыларына кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында кирәкле мәгълүматның булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.
Алкогольле продукцияне һәм сыраны ваклап сату өлкәсендә законның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.
Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр иттеләр.