Мәгърифәтле кулланучы - белемле кулланучы

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Сатучыларның һәм халыкның хокукый белемен, шулай ук ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Казан шәһәре Идел буе районында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен аңлату буенча азык-төлек кибетләре хезмәткәрләре өчен семинарлар үткәрде.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре сатучының да, кулланучының да хокукларын һәм бурычларын аңлатты.

Сатучыларга сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы, товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, товарлар турында рус телендә мәгълүмат һәм оешма элмә тактасы булу, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартлары турында, расланган товарларда мәгълүмат булу турында, товарларның идәндә саклануына юл куймау турында, кибетнең сәүдә залында сатып алучылар өчен контроль үлчәүләр булу, суыткыч һәм туңдыргыч камераларында товар күршелеген саклау турында мәгълүмат бирелде.

Шулай ук сәүдә объектында сатыла торган товарларга, бигрәк тә сөт, ит продукциясенә, колбаса һәм консерв эшләнмәләренә һәм башкаларның документларга туры килү-килмәү сертификатлары һәм сыйфат таныклыклары булу мәҗбүри саналуына басым ясалды.

Казан территориаль органы хезмәткәрләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән кулланучылар исә, үз чиратында, бирелгән сорауларга дөрес һәм компетентлы җаваплар алдылар.

Шулай ук дежур тору барышында барлык катнашучыларга да файдалы мәгълүмат – белешмәлекләр, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International