«Сәламәт туклану» турында анкеталаштыру нәтиҗәләре

2021 елның 13 марты, шимбә

Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге (87%) көненә 3-6 тапкыр тигез интерваллар белән тукланырга тырыша. Респондентларның күпчелеге өчен (73%) азык-төлек продуктларын сайлаганда төп критерий - ул бәя. Сораштырылучыларның 15%ы куркынычсыз продуктлар сатып алырга тырыша.

Респондентларның барысы да диярлек (67%) үз җитештерүчеләрен «хуплыйлар». Сораштырылучыларның күбесе (75%) теге яки бу очракларда туклану продуктларында кулланыла ала торган антибиотиклар турында уйламый. Тик шул ук вакытта продуктларда аларның булуын 81% бу хакта белә.

Кулланучыларның 64%ы азык-төлек продуктларында теге яки бу өстәмәләрнең булуы мөһим, дип белдерә.Туклануны физик йөкләнешләр белән бергә дөрес планлаштырырга кирәк.

Рафинирлаштырылмаган ризык сайларга тырышыгыз. Мәсәлән, көрпә оныннан пешерелгән икмәк, ак дөге урынына кара дөге кулланыгыз һ. б. Мондый ризыкта эчәклекнең һәм гомумән организмның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый торган җепселләр күп.

Көн саен меню төзегез, гомуми калориялелеге организмның энергия чыгымнарыннан артмаска тиеш. Бу кешенең тормыш эшчәнлеге өчен җитәрлек энергия алуы өчен кирәк. Әлеге саннар шартлы, чөнки көндезге рационның калориялелеге яшькә, организмның гомуми торышына, шөгыльләрнең төренә – эш, ял, спорт һ.б. бәйле. Әгәр энергия җитми икән, организм зәгыйфьләнә. Әгәр калория нормадан артып китә икән, ул май рәвешендә ята.

Көндәлек рационны төзегәндә шуны истә тотарга кирәк: сәламәт туклану аксым, май һәм углеводларның җитәрлек микъдарын үз эченә ала.

Сораштыруга йомгак ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк, дөрес туклану – йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауның иң аңлаешлы һәм гади үтәлә торган кагыйдәләре. Әмма туклануны планлаштыру эшчәнлекнең төрләрендә энергия чыгымнары дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә профилактиканы комплекслы рәвештә үткәрергә кирәклеген аңларга кирәк: дөрес туклану һәм организм үзенчәлекләренә, сәламәтлегенә карап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International