Закон бозган өчен штраф салынды

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Март аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гаризасы буенча республика Арбитраж суды «S» ҖЧҖне РФ КоАП 14.17 статьясындагы 1 өлеше буенча, 50 000 сум күләмендә штраф билгеләп, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарды.

«S» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үз эшчәнлеген Бөгелмә шәһәрендә тәүлек буе эш режимы булган барда башкара. Шул максат белән 2018 елда җәмгыять тарафыннан җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына лицензия алынды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, бу оешма лицензия алганда, сәүдә объектының «Җәмәгать туклануы предприятиеләре. Классификация һәм гомуми таләпләр» ГОСТ 30389-2013 дәүләтара стандартына (ГОСТ 30389-2013) туры килүен билгеләү өчен, планнан тыш тикшерү үткәрде. Тикшерү вакытында алкогольле продукцияне сату өчен ГОСТ буенча мәҗбүри таләпләр үтәлгән.

Әмма алга таба бизнесменнар үз эшләрен гадиләштерергә, җәмәгать туклануы предприятиесен кибеткә үзгәртеп корырга карар иткән, тик шул ук вакытта алкогольне тәүлек буе сатуларын дәвам иткән. Әйтик, 2020 елның ноябрендә, тикшерү вакытында бар эшчәнлегенең фактта башкарыла торган төре – алкогольле продукцияне ваклап сату факты ачыкланды. Җиһазлар, савыт-саба, ашханә кирәк-яраклары, декор әйберләре, бүлмә интерьерына туры килгән һәм барның тематик юнәлешендәге әйберләре юкка чыгарылган; меню юк; җәмәгать туклануы продукциясе, эчемлекләр, шуңа охшаш товарлар, үзләре җитештергән коктейльләр, фирманың кайнар ризыклары ассортименты исемлеге юк, ә бәдрәф бүлмәсе бөтенләй ябылган һәм барменның эш зонасында калган.

Оешма үзенең гаепсезлеген исбатларга омтылып, административ җаваплылыкка тарту турында гариза белән мөрәҗәгать итте, әмма законнар теләсә нинди юл белән файда алу максатыннан, аларны үз мәнфәгатьләрендә йөреп чыгу өчен генә чыгарылмый.

Барлык омтылышларга карамастан, лицензиатка штраф түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International