Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Россия Федерациясе Герое, капитан М.Р. Әхмәтшинга багышланган бюстта булды.
Капитан Марат Әхмәтшин - безнең заман герое! Ул үз тормышын аямыйча, башкаларның гомерен саклап калган шәхес. Анарга шәфкатьлелек, офицерлар намусы, үз Ватанын, иптәшләрен, хәрби хезмәткәрләрне яклау сыйфатлары хас. Аның соңгы батырлыгы моны төгәл раслады. 2016 елда Россия гаскәрләре составында Сирия Гарәп республикасында командировкада булган вакытта ул Сирия хәрбиләрен артиллерия атуына өйрәткән. 2016 елның июнь аенда ике йөзгә якын боевик һәм террористик группировкалар һөҗүме вакытында, Марат Әхмәтшин артиллерия батареясын җитәкләгән була. Күпмедер вакыттан ул бер үзе генә кала һәм үз көрәшчеләрен батырларча саклап калуга ирешә. Күпсанлы яралар алып, госпитальдә вафат була.
Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 23 июнендәге Указы белән капитан Әхмәтшинга «Махсус бурычларны үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык өчен» үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. 31 августта Казан Кремлендә герой гаиләсенә «Алтын Йолдыз» медале тапшырылды.
113-нче номерлы Казан урта мәктәбенә Россия Федерациясе Герое Марат Әхмәтшин исеме бирелде, бинага мемориаль такта куелды. 2018 елның декабрендә мәктәп бинасы янында Марат Әхмәтшин бюстын ачтылар.