Милли бәйрәм кысаларында халык белән очрашу булды

2021 елның 29 июне, сишәмбе

27 июнь көнне Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында ел саен үткәрелә торган мордва халкының борынгыдан килгән «Балтай»  бәйрәме үткәрелде.

Әлеге республикакүләм бәйрәмнең барлыкка килгәненә 100 елдан артык. Бәйрәмнең килеп чыгышын Мордва Кармалкасы авылы янында чишмә янында яшәүче Балтайның атасы (ведун, мөбәтләр) исеме белән бәйлиләр, ул бервакыт балаларның күңелен ачу өчен, үзен усак ботаклары белән бизәгән һәм Аю – урман хуҗасы буларак, авыл буйлап, һәр почмакны карап узган. Шулай итеп Балтай бәйрәме барлыкка килгән. Бу юлы бәйрәм Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән районнарыннан 10 артык фольклор ансамбльләрне җыйды. Лениногорск, Казан һәм Санкт-Петербургтан ике йөздән артык кунак бәйрәмгә кушылды. Мордва мәдәниятен сөючеләрне җыр, бию, йолалар, милли эчемлекләр һәм тәм-томнар сөендерде.

Мордва декоратив-гамәли сәнгате Идел буе халыклары сәнгатендә сизелерлек урын алып тора.

«Балтай» бәйрәмендә мордва осталары кунакларны агачтан ясалган скульптура эшләнмәләре белән таныштырдылар.

2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча чаралар планын үтәү кысаларында, бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова катнашты. Ул авыл җирлеге башлыгы урынбасары һәм җирле халык белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International