Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Сарман, Яр Чаллы һәм Йошкар-Ола җитештерүчеләренең икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә дегустация узды.
Дегустацияне үткәрүнең максаты - кулланучылар белемен арттыру максатыннан төрле җитештерүчеләрнең икмәк куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү; иң сыйфатлы һәм тәмле үрнәкләрне сайлап алу; шулай ук халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз икмәк белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.
Дегустация комиссиясе экспертлары «Нарезной» батонының 8 үрнәген, «Сельский» һәм «Дарницкий» икмәкләренең 6 үрнәген бәяләделәр.
Икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, чөнки икмәк социаль әһәмиятле товар булып тора. Татарстанда (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында) бодай, шулай ук арыш һәм арыш-бодай икмәгенә иң түбән бәяләр саклана.
Бүгенге көндә Татарстанда әлеге продукцияне җитештерүче 150дән артык предприятие исәпләнә.
Кызганычка каршы, икмәк һәм икмәк – күмәч әйберләре җитештерүчеләр аның файдасы һәм мөһимлеге турында халыкка җитәрлек мәгълүмат җиткерми, ә бит шул ук икмәк - клетчатка чыганагы, мөһим минераль матдәләр, алыштыргысыз аминокислоталар, B һәм PP төркеме витаминнары чыганагы.
Кулланучылар тарафыннан республика предприятиеләрендә җитештерелә торган икмәк сыйфатына карата шикаятьләр саны кими. Әмма сәүдә предприятиеләрен тикшерү барышында яраклылык вакыты чыккан икмәк сату очраклары ачыклана. Һәрвакытта да кулланучыларга продукция составы турында тулысынча мәгълүмат бирмиләр. Барлык җитештерүчеләр дә ипине бертигез составы һәм үзлекләре ингредиентларыннан әзерли. Шул ук вакытта һәр сатып алучы тәм яхшыртучы өстәмәнең нәрсә икәнен һәм аның нинди үзлекләргә ия булуын белергә хокуклы.
Кулланучылар дегустациясе барышында кулланучылар базарында тәкъдим ителгән төрле җитештерүчеләрнең икмәк һәм икмәк-күмәч продукциясе үрнәкләренә органолептик бәя бирелде: «Сельский» икмәге (социаль әһәмияткә ия товарлар исемлегенә керә) һәм республиканың барлык районнарында сатыла торган «Нарезной» батоны. Дегустация өчен продукция үрнәкләре Казан шәһәрендә генә түгел, республиканың Кама аръягы зонасы шәһәрләрендә һәм районнарында да сатып алынган.
Ашлык һәм аны эшкәртү продуктларының иминлеген һәм сыйфатын бәяләү экспертлары, икмәк пешерү өлкәсендәге белгечләр, җитештерүче предприятиеләр, сәүдә оешмалары, азык-төлек лабораторияләре вәкилләре продукцияне тышкы кыяфәте (форма, күләме, өслеге), тәме һәм исе буенча бәяләделәр.
Менә дегустация нәтиҗәләре.
|
Нарезной батонын дегустацияләү нәтиҗәләре 16.09.2021 |
|||
урыны |
Үрнәкнең исеме |
Җитештерүче |
Бәясе |
Урта балл күләме |
1 |
"Нарезной" Батоны |
АО "№ 3 Казан икмәк заводы" АҖ, Казан ш. |
528 |
26.4 |
2 |
"Нарезной" Батоны |
"Булочнокондитерский комбинат" АҖ, Казан ш. |
508 |
25.4 |
3 |
"Нарезной" Батоны |
"Васильевский хлебзавод" АҖ, Яшел Үзән районы, Васильево ш.т.б. |
505 |
25.25 |
4 |
"Нарезной" Батоны |
"Нижнекамский хлебокомбинат" АҖ, Түбән Кама ш. |
503 |
25.15 |
5 |
"Нарезной" Батоны |
"Елабужский пищекомбинат" ЯАҖ Алабуга ш. |
492 |
24.6 |
6 |
"Нарезной" Батоны |
"Челны-хлеб" АҖ, Яр Чаллы ш. |
482 |
24.1 |
7 |
"Нарезной" Батоны "Лента" |
№1 Икмәк заводы, ҖЧҖ Марий Эл, Йошкар Ола ш. |
461 |
23.05 |
8 |
"Нарезной" Батоны |
"Сарман Икмәге" ҖЧҖ Сарман авылы |
438 |
21.9 |
|
|
|
|
|
|
"Сельский" икмәген дегустацияләү нәтиҗәләре 16.09.2021 |
||||
Урыны |
Үрнәкнең исеме |
Җитештерүче |
Бәясе |
Уртача балл күләме |
|
|
|||||
|
|||||
1 |
"Сельский" икмәге |
"№ 3 К "Сельский"икмәген дегустацияләү нәтиҗәләреазанский хлебозавод" АҖ, Казан ш. |
559 |
27.95 |
|
2 |
“Сельский" икмәге |
"Казанский хлебзавод № 2" ҖЧҖ, Казан ш. |
527 |
26.35 |
|
3 |
“Сельский" икмәге |
"Васильевский хлебозавод" АҖ Яшел Үзән районы, Васильево ш.т.б. |
491 |
24.55 |
|
4 |
“Сельский" икмәге |
"Елабужский пищекомбинат" ЯАҖ Алабуга ш. |
479 |
23.95 |
|
5 |
“Сельский" икмәге |
"Булочнокондитерский комбинат" АҖ, Казан ш. |
473 |
23.65 |
|
6 |
“Сельский" икмәге |
"Нижнекамский хлебокомбинат" АҖ, Түбән Кама ш. |
453 |
22.65 |
|
7 |
“Сельский" икмәге |
Миннеханов ИП Г.Н., РТ, "Добропек" Пекарнясы
|
397 |
19.85 |
|
|
"Дарницкий" икмәген дегустацияләү нәтиҗәләре 16.09.2021 |
|||
урыны |
Үрнәкнең исеме |
Җитештерүче |
Бәясе |
Уртача балл бәясе |
1 |
"Дарницкий" икмәге |
"Зеленодольский хлебокомбинат" ЯАҖ, Яшел Үзән ш. |
513 |
25.65 |
2 |
"Дарницкий" икмәге |
"Нижнекамский хлебокомбинат" АҖ, Түбән Кама ш. |
508 |
25.4 |
3 |
"Дарницкий" икмәге |
"Васильевский хлебозавод" АҖ, РТ, Яшел Үзән районы, Васильево ш.т.б. |
496 |
24.8 |
4 |
"Дарницкий" икмәге |
"Булочнокондитерский комбинат" АҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Казан ш. |
481 |
24.05 |
5 |
"Дарницкий" икмәге |
"Челны-хлеб" АҖ, РТ, Яр Чаллы ш. |
469 |
23.45 |
6 |
"Дарницкий" икмәге |
"Сарман Икмәге" ҖЧҖ |
438 |
21.9 |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|