ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсы оештырды.

Ел саен, 15 мартта, халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә, ел саен аның тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели.

Тэги: рәсемнәр бәйгесе

Март аенда, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне тикшерү буенча онлайн-конкурс үткәрде. Конкурста катнашучыларга унҗиде сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Алабуга районында узган конкурста җирле «Новая Кама» газетасы хезмәткәрләре Венера Хәбибрахманова һәм Олеся Смирнова җиңү яулады. Бүләкләү һәм истәлекле бүләкләр тапшыру газетаның редакциясе урнашкан бинада узды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

31.03.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Чаллы шәһәре, Әлмәт проспекты, 18д адресы буенча автомобильләр өчен пыяла юдырта торган сыекча һәм ут яндыру өчен сыеклыкны законсыз рәвештә җитештерү эшчәнлегенә чик куйды. Барлыгы 7600 литр күләмендә спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынды.

Тэги: спиртлы продукция тартып алынды

Көнкүреш химиясе - тулы бер азык-төлек комплексының гомуми төшенчәсе, һәм заман кешесе аны көн саен кулланырга мәҗбүр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Балтач районы шәхси рэшмәкәр Гибадуллина М.Р. сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен белем бирү семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, шин продукциясен сатуның яңа кагыйдәләре гамәлгә керү сәбәпле, профилактик чаралар үткәрү максатыннан, Чаллы шәһәренең «Колеса даром» кибетенә бардылар. 

Тэги: шиннарны маркировкалау

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баулы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече белән берлектә, закон бозучылардан 283,075 литр күләмендә алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International