Премияләр тапшыру көне Әлмәттә шигърият бәйрәменә әверелде

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елда игълан ителгән «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге» елына багышланган чаралар үтәкәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре 2021 ел өчен Сөләйманова исемендәге премия лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Премия «Татнефть» компаниясе тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге инициативасы белән 2006 елда гамәлгә куелган иде. Премияләрне тапшыру көне Әлмәттә шигърият бәйрәменә әверелде.

Бик иртә вафат булган Сөләйманова Саҗидә Гаделша кызы (Саҗидә Сөләйманова) әдәбиятта кабатланмас эз калдырган шәхес. Хәсән Туфан аны «татарның Анна Әхмәтовасы» дип атаган. Аның шигырьләренә 30 дан артык җыр язылган, аларның күбесе халыкчан. Казанда, Әлмәттә, Башкортстанның Янаул һәм Татышлы район үзәкләрендә аның исеме белән урамнар аталган. 2021 елның 4 октябрендә Татар дәүләт филармониясендә шагыйрәнең 95 еллыгы уңаеннан Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Галиҗанәп шагыйрь» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International