Кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасының сыйфаты турында

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

2022 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрүне дәвам итә.

Катгый базар конкуренциясе шартларында, компаниянең озак вакыт уңышлы булуы өчен, кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру хәлиткеч фактор булып тора. Эшчәнлекнең күп кенә өлкәләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы бердәнбер конкурентлы өстенлеккә әйләнде. Хезмәт күрсәтү сыйфаты – яңа стандарт, аның буенча кулланучылар продуктның сыйфаты турында фикер йөртә, хезмәт күрсәтү культурасы - җәмгыятьнең гомуми культурасының аерылгысыз өлеше.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында, претензияләрне карап тикшерү тәртибе һәм сроклары турында, сатып алучыга бирелергә тиешле кирәкле мәгълүмат булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.

Өстәмә рәвештә оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International