Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә Йолдыз бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Чара башында катнашучыларга быел «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законына утыз ел һәм «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасына ун ел тулу турында хәбәр иттеләр. Шул уңайдан Республикада төрле чаралар оештырылганлыгы турында сөйләделәр.
Бистәдә яшәүчеләр белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, гражданнарны куелган пластик тәрәзәләрдә җитешсезлекләр ачыклану белән бәйле бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү тәртибе кызыксындырды. Территориаль орган начальнигы бу мөнәсәбәтләрне «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының III бүлеге җайга салуын аңлатты. Законның 29 статьясы нигезендә, кулланучы, башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләрен ачыклаганда, үз теләге белән түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
- башкарылган эштәге җитешсезлекләрне бушлай бетерү;
- башкарылган эш бәясен тиешле дәрәҗәдә киметү;
- бер төрле материалдан башка әйберне бушлай ясау;
- үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эштәге җитешсезлекләрне бетерү буенча аларга тотылган чыгымнарны түләү.
Кулланучы, әгәр килешүдә билгеләнгән срокта җитешсезлекләр бетерелмәсә, шартнамә үтәлешеннән баш тартырга хокуклы.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау буенча башка мәсьәләләр дә каралды.