Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер ир-ат мөрәҗәгать итте. «К» кибетендә ул 36000 сумлык мотоблок сатып алган. Кибеттә инструментның төзеклеге тикшерелгән, ул эшли торган була. Әмма сатып алу уңышлы булып чыкмаган, сатып алганнан соң, мотоблок эшләми башлый.
Шул ук көнне сатып алучы мотоблокны кире кибеткә алып килә һәм акчаны кире кайтарырга теләве хакында белдерә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән мотоблок техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә. Кулланучылар хокукларын яклау турында Законның 18 статьясы нигезендә, кулланучы техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм шундый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә яки аны шул ук маркадагы (модель, артикул) товарга яки башка маркадагы товарга алыштыру турында таләп куярга хокуклы.
Кибеттә кабул итү-тапшыру акты бирелгән, анда сатып алучының гарантия ремонтына риза булуы күрсәтелгән. Сатып алучынының, ремонтка түгел, ә акчаны кире кайтарырга теләве турындагы соравына, администратор, бу кибетнең стандарт документы дип аңлата.
Документка кул куеп, кибеттә техниканы калдырып, гражданин Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеченә консультация сорап мөрәҗәгать итте, анда аңа аның хокукларын аңлаттылар һәм язмача дәгъва төзергә булыштылар. Икенче көнне дәгъваны тапшырганнан соң, кибеттә тактиканы алыштырганнар һәм товарны сыйфатны тикшерү өчен алып калганнар, аның нәтиҗәләре буенча сатып алучыга акча кире кайтарылды.