«Бристоль» сәүдә челтәре хезмәткәрләре өчен укыту семинары узды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районында урнашкан «Бристоль» сәүдә челтәре компаниясе хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде. Семинарда кассирлар, сатучылар, администраторлар катнашты.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләре (31.12.2020 ел, №2463) турында мәгълүмат җиткерелде.

Чара барышында түбәндәге сораулар каралды:

* кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;

* товарга түләү тәртибе;

* товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;

• сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм аны карау сроклары.

• гарантия һәм пост гарантия йөкләмәләре;

* бәхәсле очракларны хәл итү мөмкинлеге;

• азык-төлек продуктларын сату срокларын үтәү;

• сатучыларның сатыла торган товарга озату документлары булу бурычы турында.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү турында таләпләр аңлатылды.

Кибет вәкилләренең кулланучылар белән килеп туган низаглы хәлләрне җайга салу, шулай ук хокукый кыр һәм гамәлдәге норматив-хокукый актлар кысаларында килеп туган мәсьәләләрне хәл итү белән кызыксынуларын аеруча ассызыклап үтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International