Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектларның кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатыннан чыгып, даими рәвештә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының хуҗалык итүче субъектлары хезмәткәрләре өчен семинарлар үткәрелә.
31.05.2002 көнне шундый семинар Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Званка авылында урнашкан «Тулпар-1» кибете персоналлары өчен үткәрелде.
Семинар барышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү буенча сораулар яктыртылды һәм аңлатмалар бирелде:
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре;
- РФ законнарындагы үзгәрешләр;
- 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре.
Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш бирелде.
Шулай ук 24 атама буенча социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде, ул мәгълүмат җыю һәм анализлау процессыннан гыйбарәт.