Кулланучылар мөрәҗәгатьләрен караганда еш кына йорт җиһазы сатып алганда, сатучыларның законда яки башка хокукый актларда билгеләнгән кагыйдәләрне бозуы ачыклана. Хокук бозулар азрак булсын өчен, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Аксубай районында җиһаз салонының берсендә хезмәткәрләр, шулай ук аксубайлылар өчен кулланучылар законнары өлкәсендә мәгълүмат бирде.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы кулланучыга үзенә туры килмәгән сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны шундый ук сыйфатка алмаштыру хокукы бирә. Товарны алыштырмаган очракта кире кайтарырга була. Моның өчен сатып алучыга, сатып алу көненнән соң килгән көннән башлап, ундүрт көн бирелә. Шул ук вакытта товарның сату төре сакланырга тиеш: төрелмә, биркасы булырга тиеш, ул куллануда булмаска тиеш, шулай ук чек күрсәтелгән булырга тиеш. Шуның белән бергә, РФ законы товарны чек булмаган очракта да кире кайтару мөмкинлеген юкка чыгармый. Сатып алуны раслау шаһитлар ярдәмендә булырга мөмкин. Әмма азык-төлек булмаган товарларны кире кайтару һәрвакытта да рөхсәт ителми. Сыйфатлы продукция исемлеген РФ Хөкүмәте билгели. Әгәр элек РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 елның 55 номерлы карары белән расланган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегендә «Көнкүреш җиһазлары (җиһаз гарнитуралары һәм комплектлары)» позициясе булса, шул ук исемлектә РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карарында бу позиция «Көнкүреш билгеләнешендәге җиһаз гарнитуралары» буларак яңгырый.
Әгәр җиһаз дистанцион ысул белән сатып алынган булса, ягъни сатучы товарның тасвирламасын каталоглар, проспектлар, буклетлар, фотосүрәтләр, элемтә чаралары (телевизион, почта, радиоэлемтә һ.б.) яисә кулланучының товар яисә товар үрнәге белән турыдан-туры танышу мөмкинлеген төшереп калдыручы яисә мондый шартнамә төзегәндә товар турында теге яки бу шартнамәне фактта алуга кадәр яисә илтеп җиткергәннән соң җиде көн эчендә баш тартырга хокуклы («Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 статьясы).