Язмача, телдән һәм коллектив мөрәҗәгатьләрне карау, шулай ук гражданнарны кабул итү - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе. Халык мөрәҗәгатьләренә җитди һәм якын килеп игътибар бирелә, алар анализлана, өйрәнелә, тикшерелә, контрольгә алына. «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 59-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гражданнар шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына индивидуаль һәм күмәк мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Сарман муниципаль районында Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре КФҮ бинасында кизү торды һәм катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә федераль законнарның төп нигезләмәләрен, гражданинның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозганда гамәлләр алгоритмы турында аңлатты, шулай ук бәхәсле хәлләрдә ничек эш итәргә һәм үзләрен мошенниклардан ничек сакларга кирәклеген аңлатты. Сарманлыларга сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынган товарлар, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү һәм башка хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.
Очрашуда катнашучыларның барысына да куллану базарының төрле мәсьәләләре буенча файдалы мәгълүмати материал тәкъдим ителде.