Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка Н. сатучының гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте, ул кулланучы таләбен үтәүдән баш тарта икән. 2021 елның августында гражданка кибеттән 7500 сумлык смартфон сатып алган. Товарга гарантия срогы 12 ай тәшкил итә. Әмма эксплуатация вакытында товарда бер үк җитешсезлек берничә тапкыр туа. Шуңа бәйле рәвештә кулланучы товарны яңасына алыштыруны таләп итә. Шуннан соң чираттагы тапкыр телефон сатучы тарафыннан сыйфатны тикшерү өчен кабул ителә. Сервис үзәге үткәргән диагностика нәтиҗәсендә товарда җитешсезлек ачыкланмады дип күрсәтелгән. Бу хәл кулланучыны сөендерми әлбәттә, өстәвенә гарантия срогы ахырына якынлаша, ә товар кулланудан ләззәт алып килми башлый.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының 18 статьясына (алга таба – Закон) һәм «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» 10.11.2011 елның 924 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына аңлатма бирелде.
Сенсор экранлы мобиль телефоннар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә һәм сатып алганнан соң унбиш көн вакыт узгач, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы аннан түбәндәге очракларның берсендә баш тартырга хокуклы:
- җитешсезлекне ачыклау;
- җитешсезлекләрне бетерү срокларын бозу (45 көннән дә артык түгел);
- һәр ел дәвамында гарантия срогы утыз көннән артык булган товардан, аның төрле кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә, файдалану мөмкинлеге булмау.
Товарда җитешсезлек аны бетергәннән соң кабат ачыкланса - бу җитешсезлек булып тора.
Бу вәзгыятьтә хәлне ачыкларга экспертиза гына ярдәм итәчәк. Законның 18 статьясындагы 6 пункты нигезендә гарантия срогы дәвамында исбатлау йөген сатучыга йөкләнә. Әмма кулланучы мөстәкыйль рәвештә экспертиза үткәрә ала. Экспертиза нәтиҗәсендә товардагы дефектның җитештерү характерына ия булуы ачыкланса - сатучы сатып алучыга экспертиза үткәрүгә тотылган барлык чыгымнарны түләргә тиеш.
Шулай итеп, кулланучы өчен өмет бар әле. Закон аңа үз хокукларын якларга мөмкинлек бирә, бераз гына тырышлык куярга кирәк.