Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин Н., мәсьәләнең асылын бәян итеп, кесә телефоннарын ремонтлау остаханәсе хезмәткәрләренең гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Кичтән ир-ат үз фатирының бер бүлмәсендә зарядкага кесә телефонын куйган, тик телефон зарядка алмаган. Ул телефон ватылган дип уйлап, аны остаханәгә китерә. Анда смартфонда ремонт эшләре башкарылган. Шул ук көнне кич белән кулланучы телефонны ремонтлаган өчен 800 сум түли һәм аны алып китә. Квитанциядә ремонт вакытында детальләр алыштырылган дип күрсәтелгән. Өйгә кайткач, ир янә телефонны, шул ук розетканы файдаланып, зарядкага куярга омтыла, тик ул, элеккеге кебек үк, зарядка җайланмасына игътибар итми. Шуннан соң кулланучы икенче бүлмәдәге розетканы файдалана, анда исә телефон зарядка кабул итә башлый. Беренче бүлмәдә розетка төзек булмаган икән. Кулланучының соравы: «Остаханәдә нәрсә өчен түләдем соң мин?» Ир үз соравына җавап эзләп остаханәгә мөрәҗәгать итә. Аңа телефонны ремонтлау буенча эшнең дөрес алып барылганлыгы турында хәбәр итәләр. Аннан соң кулланучы территориаль органга хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, анда аңа дәгъва проектын әзерләргә ярдәм күрсәтелде. Башкаручы, тиешле дип табылмаган ремонт өчен акчаны кире кайтарып, кулланучының таләпләрен ирекле тәртиптә канәгатьләндерде.
Шулай итеп, уртак тырышлык нәтиҗәсендә кулланучы игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан проблеманы батырларча җиңеп чыкты.