Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районы Олы Әтнә авылында «Затлы» сәүдә үзәгендә чираттагы кизү тору үткәрде, азык-төлек булмаган товарлар сату өлкәсендә сорауларга җаваплар бирде. Мәсәлән, бер кулланучыдан түбәндәге сорау бирелде:
- Ислемай сатып алырга теләгән идем, ләкин пробниклары юк иде. Сатучы миңа пробниклар бирергә тиешме, әллә бу аның карамагында каламы?
Белгеч тарафыннан түбәндәге эчтәлектә җавап бирелде:
- Сатучының әлеге вазифасы РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән беркетелгән. Парфюмерия-косметика товарларын сатуда кулланучыга хушбуй, одеколон, ислемай, шулай ук башка парфюмерия продукциясе белән, лакмус кәгазьләре, җитештерүче тарафыннан күрсәтелә торган товар үрнәкләре, шулай ук сатуда тәкъдим ителә торган товарларның башка үзенчәлекләре һәм характеристикалары белән танышу мөмкинлеге бирелергә тиеш (67 пункт).
Консультация алу өчен Сез Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорты, тел. 884366 3-28-93, Балтач районында – 884368 2-44-03, Кукмара районында – 884364 2-60-75, Саба районында – 884362 2-30-84, Теләче районында – 884360 2-12-55.