Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре аяк киеме, сумкалар, баш киемнәре, күн-галантерея сатучы шәхси эшмәкәр Л. Р. Вәлиуллинаның сәүдә объектында, сәүдә кагыйдәләрен һәм кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлатып, сатучылар өчен белем бирү семинары үткәрде.
Сыйфатсыз товарларны алыштыру һәм кире кайтаруның конкрет очраклары, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарга экспертиза үткәрү сроклары каралды, сезонлы товарларга гарантияне исәпләү сроклары һәм башкалар турында киңәш-табыш бирелде.
Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.
Аяк киемен дөрес сайлау буенча киңәшләр.
Аяк киеме сатып алган вакытта аның тышкы кыяфәтенә генә түгел, ә практик яктан чыдамлылыгына һәм уңайлылыгына да игътибар итәргә кирәк.
Аяк киемен озак вакытлар комфорт белән куллануны тәэмин итү өчен аны дөрес сайларга кирәк: размеры, күләме, киелә торган сезон, җитештерүче тарафыннан тәкъдим ителгән аяк киемен тәрбияләү ысулларына игътибар бирергә кирәк.
Аяк киемен сатып алыр алынна аны җентекләп тикшерегез. Ике аяк киеме дә бер размердамы, төсләре аерылмыймы, структурасы бер төрлеме, җыерчыклар юкмы, барлык детальләре дә урынындамы?
Яңа аяк киемендә аның куллануда булганлыгын раслаучы эзләр булмаска тиеш.
Аяк киеме белән бергә сатып алучы касса чегы, гарантия талоны (гарантия булган очракта), тәрбиялшү һәм эксплуатация буенча тәкъдимнәр тапшырырга тиеш. Куллану төргәгендә (мәсәлән, тартма) аяк киеме җитештерүче, модель, артикул, күләме, тулылыгы, төсе, өслек материал, подкладка, эшләп чыгару датасы һ. б. турында мәгълүмат бирелергә тиеш.